Татарстан халкын гадәттән тыш хәлләрдән саклау дәүләт программасына төзәтмәләр кертелде
Татарстан хакимияте «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, 2014-2027 елларга Татарстан Республикасында су объектларында янгын куркынычсызлыгын һәм кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү» программасына төзәтмәләр кертте. Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
Әйтик, хәрби хәрәкәтләр алып баруда яңа форма һәм ысуллар турында пункт барлыкка килгән.
«Килеп туа һәм фаразлана торган гадәттән тыш хәлләр, хәрби хәрәкәтләр алып баруда яңа форма һәм ысуллар куллану гражданнар оборонасы көчләренең матди-техник базасын һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасын сан һәм сыйфат ягыннан яклау өчен алшартлар тудыра», – диелгән карарда.
Моннан тыш, программа хәзер хокук саклау органнарын, махсус хезмәтләрне, авария-коткару формированиеләрен комплекслы үстерүгә, шулай ук «Илне саклау» стратегик милли өстенлеккә ирешүгә юнәлдерелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елдан 2026 елга кадәр программаны тәэмин итүгә барлыгы 4,9 млрд сум бүлеп биреләчәк.