Мәскәүдә «Табиб» татар якташлар җәмгыятендә беренче курс студентлары белән очраштылар
Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Табиб» татар якташлар җәмгыяте әгъзалары очрашты. «Табиб» — Николай Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университеты студентларын беренче курс студентлары белән берләштерә торган җәмгыять. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кыскача танышканнан соң, якташлык рәисе Зәринә Миңнулина һәм аның урынбасары Диләрә Булатова җәмгыятьнең 2014 елда оешканнан бирле эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде.
Очрашуда катнашучылар яңа уку елында тиздән узачак чаралар турында фикер алышты — анда яшьләр актив катнаша һәм үз талантларын күрсәтә алачак. Очрашу «Лом татарской кухни» кафесында чәкчәк белән чәй эчү, баянга җыр һәм биюләр, «Мафия» уены белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.