Татарстан иминият пенсияләренең уртача күләме буенча Идел буе федераль округында лидер
2020 елдан Татарстан иминият пенсияләренең уртача күләме буенча Идел буе федераль округында алдынгылыкны саклый. Бу хакта бүген Татарстан буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин белдерде.
«Быел Идел буе федераль округы буенча республикада иминият пенсияләренең иң югары күләме билгеләнә. Әгәр 2019 елда без икенче урында булсак, 2020 елдан 2023 елның беренче яртыеллыгына кадәр без алдынгы позицияләрдә торабыз», - диде ул.
Спикер мәгълүматлары буенча, быел пенсионерларга һәм ташлама алучыларга пенсияләрнең барлык төрләрен һәм социаль пособиеләрне үз вакытында индексацияләү һәм түләү башкарылган.
Өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту - безнең илдә төп өстенлекләрнең берсе. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Өлкән буын» федераль проекты гамәлгә ашырыла.