«Ак чәчәкләр» бульварында төрек теле дәресләре башланачак
«Ак чәчәкләр» бульварындагы иҗат остаханәсе эшен дәвам итә. Анда теләгән һәркем әлеге телдә сөйләшүче Елена Джиханнан төрек теле буенча дәресләр ала алачак.
Курста грамматика һәм фонетика өйрәтәчәкләр, шулай ук сүзлек запасын тулыландырырга һәм җөмләләрне ничек төзергә икәнен аңларга ярдәм итәчәкләр. Дәресләр олылар һәм 14 яшьтән өлкәнрәкләр балалар өчен туры килә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Шулай ук Елена Джихан якшәмбе көнне 14:00 сәгатьтә инглиз теле буенча дәресләр үткәрә.
Остаханә Әпсәләмов урамы, 29 к1 адресы буенча паркның ябык павильонында урнашкан.