Санкт-Петербургта гарәп теле дәресләре башланды
1 октябрьдә Санкт-Петербургта гарәп теле дәресләре башланды. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татарлар порталы хәбәр итә.
Курсны методист-укытучы, Санкт-Петербург шәһәре «Ак калфак Нева» рәисе Фирая Рәшитова алып бара. Беренче очрашуда катнашучылар гарәп алфавитын, гарәп авазларының фонетик һәм аларны әйтү үзенчәлекләрен өйрәнделәр, сүзлек запасын тулыландырдылар, көнчыгыш мәдәнияте белән якыннанрак таныштылар.
Дәресләргә 12 яшьлек балалар һәм өлкәннәр йөри ала. Курсларның беренче циклы программасына башлап җибәрүчеләр өчен гарәп каллиграфиясе нигезләре, язу, уку, көнкүреш темаларына кыска диалоглар керә.
Укулар якшәмбе көннәрендә уза.