Татарстанда кыйнау мизгелен социаль челтәргә куйган укучылар турында билгеле
Чүпрәле районы мәктәбендә укучылар видео куйганнан соң, полиция хезмәткәрләре тикшерү башлады. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртик, кичә социаль челтәрләрдә Татарстан Чүпрәле районында Иске Чокалы мәктәбендә «дедовщина» турында видео таралды. Анда өлкән сыйныф укучыларының кече яшьтәгеләрне кыерсытуы турында язылган иде.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында тикшерү башладылар. Үз чиратында укучылар сөйләгәнчә, видео – ул аларның фильмыннан өзек.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, өч укучы алдан килешеп, социаль челтәрләрдә урнаштыру өчен видеоязма төшерергә сөйләшкән. Укучылар медицина тикшеренүенә җибәрелгән, тән җәрәхәтләре ачыкланмаган.
Хәзер хокук сакчылар барлык кирәкле чараларны уздыра, нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.