Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2023

Мөхәммәтшин хезмәт мигрантларын яшьләр сәясәтенә җәлеп итүне көчәйтергә тәкъдим итте

0

Идел буе закон чыгаручылары ассоциациясе утырышында Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта сүз Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру һәм авыл яшьләренә ярдәм итү мәсьәләләре турында барды. Идел буе федераль округы закон чыгаручылары бу көннәрдә Кировта уза торган Идел буе авыл яшьләре слетында катнашучылар белән дә очрашты. Бүген Инженериум очрашуында иң уңышлы практикалар яңгырады.

«Авыл яшьләре слетында күтәрелгән проблемалар - фундаменталь, Идел буе федераль округы төбәкләренә генә түгел, тулаем илгә дә кагыла, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, – хәзер сез әйткән бурычларны тормышка ашыру турында уйларга кирәк. Хәзерге вакытта төбәк һәм җирле бюджетлар формалаша, һәм фикер алышырга кирәк, бәлки кайбер проектларны аларга кертергә мөмкин булыр».

Авыл яшьләренә ярдәм итү, яшьләрне патриотик тәрбияләү кебек үк, системалы булырга тиеш, дип саный Идел буе закон чыгаручылары. Бу хакта пленар утырышта җентекләп сөйләделәр.

«Бүген яшьләр белән эшләү дәүләтебезнең тотрыклы үсеше өчен кыйммәтләренең дәвамлылыгын тәэмин итү өчен кирәк, – дип басым ясады Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, утырышны ачып, – бу яшьләргә тискәре мәгълүмати, идеологик йогынты үсешен исәпкә алып караганда да бик мөһим».

Фикер алышуда катнашып, Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренең игътибарын миграция сәясәте мәсьәләләренә, шул исәптән яшьләр тарафына юнәлтте, югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары һәм хезмәт мигрантлары белән эшне көчәйтергә тәкъдим итте.

«Бүген Татарстан югары уку йортларында күп санлы чит ил студентлары белем ала, республика предприятиеләрендә эшләүче хезмәт мигрантлары да килә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – аларны безнең җәмгыятьтә тормышка яраклаштыру, мәдәниятара диалогны, милләтара элемтәләрне һәм традицияләрне ныгыту өчен шундый эш формаларын табарга кирәк».

Бүген утырышта Идел Буе төбәкләрендә «Сквозной инвестицоенный поток» проектын гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Бу РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм «Росатом» ның уртак проекты, сүз рөхсәт документларын алу һәм бизнесны инженер коммуникацияләренә тоташтыру срокларын шактый кыскарту турында бара.

«Закон чыгаручылар ассоциациясе көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр илдәге бүгенге вәзгыять өчен актуаль, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә эш нәтиҗәләрен ясаганда, – РФ хакимиятенең Идел буе федераль округындагы вәкиллекле органнарының закон чыгару эшен көчәйтергә кирәк булган юнәлешләр билгеләнде».

  • ТР Дәүләт Советы мәгълүматлары буенча, бүген республикада 380нән артык яшүсмерләр клубы һәм яшьләр берләшмәләре, студентлар отрядлары, кадет мәктәпләре һәм корпуслары актив эшли, иреклеләр хәрәкәте уңышлы үсеш ала, яшьләр инициативаларына ярдәм итү буенча республика һәм муниципаль программалар, конкурслар һәм грантлар гамәлгә ашырыла.




Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро





Москва

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Евровидение

Захарова: Евровидение переплюнуло оргии и шабаши, похоронив Западную Европу




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице

Пензенские регбистки выиграли первенство России


Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


VIP

Сергей АРУТЮНОВ на своём сольном концерте в Государственном Кремлёвском Дворце презентовал дуэт с Родионом Газмановым. Артисты вместе исполнили хит “Люси”



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России