Әлмәт кешесенең улына миллион сум бурычы җыелган
Әлмәт кешесе алиментлар буенча 1 миллион сумнан артык бурыч җыйган. Прокуратура таләпләре буенча ир-атка карата «балигъ булмаган балага суд карарын бозып, җитди сәбәпләрсез ата-ана тарафыннан акча түләмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Прокуратура 44 яшьлек әлмәтленең улына алиментны тулы күләмдә түләмәвен ачыклаган. Ул эшкә урнашу һәм бурычны түләү өчен чаралар күрмәгән. Мартта әлмәтле алимент түләмәгәне өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде.
Тикшерү контрольгә алынды, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.