Лениногорск спортчысы Данил Садриев Россия чемпионатында көмеш медальгә ия булды
Лениногорск трамплинчылары Россия чемпионатында республика данын яклап чыгыш ясады. Ярышлар Сочи шәһәренең «Русские горки» трамплиннар комплексында өч көн буена дәвам итте. Бәйге 27,29 һәм 30 сентябрь көннәрендә, өч категориядә - хатын-кызлар, ирләр һәм ирләр командалары арасында узды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Лениногорск шәһәренең трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Аделина Ибраһимова шәхси зачетта 10 нчы урынга чыкты. Рафаэль Мөхәммәтвәлиев шәхси зачетта 15 урынны алды.
Данил Садриев Россия чемпионатында икенче урынны яулап көмеш призеры булды. Ә команда зачетында Татарстан җыелма командасы 5 урынны яулады.
Җыелма команда составында Лениногорск трамплинчылары Данил Садриев һәм Рафаэль Мөхәммәтвәлиев та керә.
«Мондый илкүләм ярышларда призлы урыннарга чыгу спортчыга спорт мастеры исеменә лаек булу мөмкинлеге бирә. Дүртенче-бишенче урыннарга чыгучылар спорт мастерлыгына кандидат була ала. Әмма безнең трамплинчыларыбызның берсе, Пекинда узган кышкы олимпия уеннарының көмеш призеры Данил Садриев — атказанган спорт мастеры инде. Рафаэль Мөхәммәтвәлиев аның эзеннән килүче тагын бер өметле трамплинчы», — диде чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш буенча республика федерациясе президенты Әнәс Вәлиев.