Башкортстанда Шәйхзадә Бабич исемендәге премия лауреатлары исемлеге билгеле булды
Башкортстанда 2021 һәм 2022 елларда әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәйхзадә Бабич исемендәге Дәүләт республика яшьләр премияләре лауреатларының исемнәре билгеле булды. Республика хөкүмәтенең шул хактагы карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Кристина Андрианова «Триста сарматов», «Пятьдесят пять историй одного толмача» шигырь җыентыклары һәм матур әдәбият тәрҗемәсенә керткән өлеше өчен, Лиана Мкртчян белән Резеда Таһирова иҗат коллективы рәсем сәнгате өлкәсендә «Моя Родина — моя земля» проекты, Илнур Хәйруллин башкорт музыка сәнгатен пропагандалау һәм милли уен коралы курайны популярлаштыру өчен бүләкләнә.