Россиядә судьяларның хезмәт хакы арта
1 октябрьдән Россия судьяларының хезмәт хакы 1,055 тапкыр арта, диелә РФ Президенты Владимир Путин указында. Документ норматив хокукый актлар сайтында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«РФ Конституция суды, РФ Югары суды, гомуми юрисдикциядәге федераль судлар, федераль арбитраж судларның хөкемдарлары, шулай ук РФ субъектлары җәмәгать судьяларының вазифаи окладларын 1,055 тапкыр арттырырга», - диелә документ текстында.
Указ 2023 елның 1 октябрендә үз көченә керде.
Элегрәк Путин Россия дипломатлары, дәүләт хезмәткәрләре, шул исәптән РФ Президенты, РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин һәм РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевның хезмәт хакларын 1,055 тапкыр арттыру турындагы указны имзалаган иде. Бу шулай ук Хөкүмәт башлыгы урынбасарлары, министрлар, Иминлек советы секретаре, Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм әгъзалары, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм башка дәүләт хезмәткәрләренә дә кагыла, диелә хәбәрдә.