Бүген музейда Нияз Игъламов Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевкә багышланган лекция укый
Бүген 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музеенда театр эшлеклесе һәм тәнкыйтьче Нияз Игъламов татар профессиональ музыкасы һәм театры барлыкка килү чорына һәм яңа жанр - музыкаль драмага багышланган лекция укыячак. Лекциянең исеме – «Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшевнең театр реформасы».
«Кунаклар узган гасыр башында татар профессиональ музыкасы барлыкка килү тарихын ишетәчәк. Шулай ук, Кәрим Тинчурин спектакльләренә язылган Салих Сәйдәшев музыкасының революция ни рәвешле революция ясаганын, татар музыкасының алтын фондына керүен, XX гасырның беренче яртысында татарларның иң яраткан жанрына әверелүе турында беләчәк», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.