Миңнеханов, Мирзиёев һәм Мантуров Татарстанның сәнәгать күргәзмәсендә булды
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Россия һәм Үзбәкстан арасындагы III Төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында Татарстанның сәнәгать күргәзмәсендә булды.
Зур сәнәгать компанияләре һәм зур булмаган производстволар күргәзмәгә үз эшләнмәләрен алып килгән. Шулай ук зур автоҗитештерүчеләр һәм химия заводлары да, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү компанияләре дә кунакларга үз потенциалын тәкъдим итте.
Искәртеп узабыз, Үзбәкстан лидеры Казанга бүген иртән килде. Элегрәк Миңнеханов, Мирзиёев һәм Мантуров очрашу үткәрде, анда «Россия — Үзбәкстан» Төбәкләре форумына нәтиҗә ясадылар.