Әлмәт янында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, ике кеше һәлак булган
Бүген Әлмәт районында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Фото: © республика Дәүләт автоинспекциясе
Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» машинасының йөртүчесе зур тизлектә каршы як полосага чыккан һәм Kia автомобиле белән бәрелешкән.
Фото: © республика Дәүләт автоинспекциясе
Нәтиҗәдә, «Лада»ның йөртүчесе һәм Kia автомобилендәге пассажир кыз шунда ук һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган чит ил автомобиле йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.