Татарстан педагогы «Россиянең ел укытучысы - 2023» Бөтенроссия бәйгесе призеры булды
Иннополис лицееның математика укытучысы Арман Костанян «Ел укытучысы - 2023» Бөтенроссия бәйгесе призеры булды. Финалистларны бүген Мәскәүдә игълан иттеләр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Костанян укытучы булып нибары алты ел гына хезмәт куйса да, эшендә уңышларга ирешкән инде. Аерым алганда, аның укучылары берничә тапкыр халыкара һәм Бөтенроссия олимпиадалары призерлары булган.
Педагог бәйгенең жюри әгъзаларына мастер-класс тәкъдим итте. Анда ул математикада эксперимент ясауның әһәмиятен, шулай ук поэзиянең геометрия белән бәйләнешен күрсәтте.
Март аенда Костанян «Татарстанның ел укытучысы - 2023» республика бәйгесендә җиңгән иде. Бу аңа һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсы финалында республиканы тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин педагогларны Укытучылар көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, мөгаллимнәрнең хезмәте, сабырлыгы, кайгыртуы һәм ярдәме һәркемгә үз сәләтләрен һәм кешелек сыйфатларын ачарга, белем алырга һәм күңелләрен рухи кыйммәтләр белән баетырга ярдәм итә.
«Укытучыларның катнашы белән дәреслекләр һәм белем бирү программалары яңартыла. Без мәктәпләр төзү, булганнарын ремонтлауны актив рәвештә дәвам итәчәкбез, ә болар исә мөгаллимнәрнең үзләре өчен дә уңайлы яшәү шартлары дигән сүз», - дип белдерде дәүләт башлыгы үзенең котлавында.