КФУ метеорологы: Соңгы ун елда көзге чорда уртача температура ярты градуска җылынды
Соңгы 55 елда Казанда көзге чорда һава температурасы күтәрелә бара, җылыну тизлеге ун елга якынча ярты градус тәшкил итә. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Соңгы 55 елда Казанда урта күпьеллык көзге температура - 4,4, ә аның күтәрелү тизлеге ун елда 0,4 градус тәшкил итә. Шәһәрдә көз айларында уртача 148 миллиметр явым-төшем күзәтелә, әмма аларның суммасы артмый диярлек. Быел шуның якты үрнәге булды, сентябрь аенда 50 урынына нибары 9 миллиметр явым-төшем күзәтелде», - диде ул.
КФУ спикеры билгеләп үткәнчә, узган 55 елда Татарстан башкаласында уртача күпьеллык еллык температура якынча – 4,5, ә аның арту тизлеге ун елда чама белән 0,5 градус тәшкил итә. Шул рәвешле, ул уртача күпьеллык көзге температурага караганда бераз тизрәк үсә.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, озакка сузылган аномаль җылылык бу атна ахырында Татарстаннан китә. Арктикадан салкын һава агымнары килү нәтиҗәсендә яңгыр явачак һәм сизелерлек суытачак.