Рөстәм Миңнеханов һәм Шәүкәт Мирзиёев Казан Кремлендә очрашу үткәрде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев Казан Кремлендә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Олы кунакны сәламләп, Миңнеханов Россия Федерациясенә рәсми сәфәре барышында Үзбәкстан лидерын кабул итү мөмкинлеге Татарстан өчен зур мәртәбә булуын әйтте. ТР Рәисе бу Мирзиёевның республикага беренче сәфәре булуын билгеләп үтте һәм сәясәтченең Россиягә визиты нәкъ менә Татарстаннан башлануы аеруча куанычлы хәл булуын искәртте.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы товар әйләнеше 290 миллион Америка долларыннан артып киткән, үсеш 50 процент тәшкил иткән. Агымдагы елның алты аендагы динамика да үсеш күрсәтә: товар әйләнеше 147,7 миллион долларга җиткән.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Форум өчен зур рәхмәт. Ул югары дәрәҗәдә узды. Без бүген гамәлгә ашыра торган проектлар зур сәнәгать предприятиеләрен генә түгел, ә кече һәм урта бизнесны да колачлый», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, Россия һәм Үзбәкстан арасындагы III Төбәкара хезмәттәшлек форумы нәтиҗәләрен бәяләп.
«Миңа карата шәхси мөнәсәбәтегезнең кадерен беләм. Сез безнең проектларны һәрвакыт хуплыйсыз. Үзбәкстанда яшәүче ватандашларыбызга ярдәм иткәнегез өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов, Шәүкәт Мирзиёевка мөрәҗәгать итеп.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Үз чиратында, Үзбәкстан Президенты Казанны инде күптән үз күзләре белән күрергә теләвен әйтте. «Җылы, ачык йөз белән кабул иткәнегез өчен зур рәхмәт. Һәр очрашуыбызда Татарстанга киләчәкмен дип вәгъдә итә идем. Һәм бүген биредә Сезнең җитәкчелектә бара торган үзгәрешләрне үз күзләрем белән күрдем», - диде ул.