Менделеевскида ел ахырында ачылачак татар гимназиясенең нинди булачагын күрсәттеләр
Ел ахырында Менделеевскида районда беренче «Мирас» татар гимназиясе ачыла. Район башлыгы Радмир Беляев Укытучылар көнендә үзенең Telegram-каналында педагогларны бәйрәм белән котлап пост урнаштырды һәм беренче тапкыр яңа гимназиянең видеосы белән уртаклашты.
«Кадерле укытучылар, сезнең эшегез күп көч, түземлек, шәхси вакыт таләп итә. Без моны югары бәялибез һәм хезмәтегезне җиңеләйтү өчен уңайлы шартлар тудырырга, яңалыклар кертергә тырышабыз. Бу – хәзерге вакытта эшебездәге төп юнәлешләрнең берсе. 2023 ел Россиядә РФ Президенты Владимир Путин указы белән Укытучы һәм остаз ел дип игълан ителде», - дип искәртте Радмир Беляев.
Котлау сыйфатында ул «Мирас» татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлсинә Әминова хакында сөйләде. Ул – укытучылар династиясеннән, гаиләнең гомуми педагогик стажы 456 ел тәшкил итә.