Түбән Камада 8,9 миллион сумга куаклар сатып алырга җыеналар
Түбән Камада шәһәр территориясендә утырту өчен куаклар сатып алачаклар. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама башкарма комитеты «Бердәм заказчы дирекциясе» ихтыяҗлары өчен 8,9 млн сумлык тендер урнаштырды.
Сатып алу документлары буенча, 76 340 куак утырту планлаштырыла.