Чаллы мэры сугыш ветераннары госпиталендә дәваланучылар белән очрашты
Чаллы мэры Наил Мәһдиев ел да өлкәннәр декадасында сугыш ветераннары госпитале пациентларын котлый. Бу юлы да ул онытылмаслык очрашу уздырды. Өлкәннәргә мул өстәл әзерләделәр. «Энергетик» мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
«Ватан өчен намуслы хезмәтегез өчен рәхмәтебезне белдерү өчен ел саен сугыш ветераннары госпиталенә киләбез. Яшәү, эш урыннарыгыз, хезмәтегезнең роле нинди булуына карамастан, безнең һәм туганнарыгыз өчен ул бик зур әһәмияткә ия. Без сезнең җәмгыять үсеше өчен нинди нигез салганыгызны аңлыйбыз», - диде Наил Мәһдиев.
Мэр хөрмәт йөзеннән өлкәннәргә бүләкләр өләште.