Рөстәм Миңнеханов Татарстан укытучыларына дәүләт бүләкләре тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Халыкара укытучылар көненә багышланган тантанада катнашты. Республика җитәкчесе педагогларны тагын бәйрәм белән котлады, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанда 77 меңнән артык педагог хезмәт куя, мәктәпләргә яшь кадрлар килә. «Буыннар тәҗрибәсен һәм яшь педагогларның энергиясен берләштерү – уңыш һәм тармакны үстерүнең нигезе», - дип искәртте ул.
Татарстан педагогларының ел саен республика һәм федераль дәрәҗәләрдә танылуы аларның югары дәрәҗәсе һәм квалификациясе хакында сөйли. Аларның шәкертләре Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары саны буенча Татарстанны өченче урыннан түбән төшерми.
ТР Рәисе искәрткәнчә, яңа буын – үз Ватанының патриотларын тәрбияләү нәкъ менә укытучының зирәклеге һәм белеменә бәйле. «Кадерле укытучылар, педагоглар, остазлар! Сезне тагын бер тапкыр һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, нык сәламәтлек һәм уңышлар телим», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Искәртеп узабыз, 2023 ел Россия Президенты Владимир Путин указы белән Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. «Укытучы илнең киләчәген төзүдә турыдан-туры катнаша һәм ата-аналар балаларына укытучыга карата – хөрмәт, ә укытучылар ата-аналарга карата ихтирам һәм мәхәббәт турында күбрәк сөйләсен өчен мөгаллим хезмәтенең иҗтимагый әһәмиятен арттырырга кирәк», - дип белдерде дәүләт башлыгы 2023 елда Федераль Җыенга Юлламасында.