Татарстанның ун музыка мәктәбе педагогы Россия Мәдәният министрлыгыннан премия алды
Татарстанның ун музыка мәктәбе педагогы иң яхшы укытучыларга бирелә торган премия алучылар исемлегенә кергән. Алар музыка сәнгате өлкәсендә балалар сәнгать мәктәпләре, училище һәм югары уку йортлары укытучылары арасында 2023 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен бүләкләнә. Җиңүчеләр исемлеге Россия Мәдәният министрлыгы сайтында чыккан.
Җиңүчеләр исемлегенә түбәндәге педагоглар кергән: Ринат Мөхетдинов (Казанның Киров районы 13 нче балалар музыка мәктәбе), Эльвира Галиуллина (Казанның 5 нче балалар музыка мәктәбе), Фәридә Әпсәләмова (Казанның Иван Шаляпин исемендәге балалар музыка мәктәбе), Фәридә Кәлимуллина (Казанның Мәскәү районы Илһам Шакиров исемендәге 32 нче татар балалар музыка мәктәбе), Елена Шакирова һәм Альбина Маликова (Казанның Совет районы 4 нче балалар сәнгать мәктәбе), Лариса Звонарева һәм Вероника Михайлова (Казанның Киров районы 24 нче балалар музыка мәктәбе), Эльвира Ногманова (Казанның Рөстәм Яхин исемендәге 3 нче балалар музыка мәктәбе ) һәм Елена Лобанова (Чаллының Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбе).
«Без конкурс нигезендә икенче тапкыр педагогларның гаҗәеп өлешен билгеләп үтәбез һәм аларга бүләкләр тапшырабыз: балалар сәнгать мәктәбе укытучыларына 500 меңәр сум күләмендә 100 премия, 25 педагогия училищесы һәм 25 югары уку йорты укытучысына 1 млн сумнан 100 премия», – дип хәбәр иттеләр Россия Мәдәният министрлыгында.
Ведомство мәгълүматларына караганда, быел конкурска 565 дәгъвачы тәкъдим ителгән: югары уку йортыннан — 71, училищелардан — 106 һәм балалар сәнгать мәктәпләреннән 388 кеше. Илнең 50дән артык төбәге вәкилләре лауреат булган.
Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган махсус комиссия кандидатларны өч критерий буенча бәяләгән: белем бирү процессына авторлык методларын кертү, укучыларны укыту нәтиҗәләре, иҗади чараларда башкаручы сыйфатында катнашу тәҗрибәсе. Лауреатларның тулы исемлеге монда дөнья күргән.
Премияләр 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин карары белән булдырылган.