Миңнеханов һәм Помбухчан Татарстанда проектлар гамәлгә ашыру турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МегаФон» гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Әңгәмәдәшләр алга таба хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр билгеләде. Алар исәбендә операторның Иннополис университеты белән хезмәттәшлеген үстерү, шулай ук туризм һәм экология өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру да бар.