Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә «Уңышка шөкер» чарасы булды
Лениногорскиның «Ихлас» мәчете каршында эшләп килүче «Мөслимә» клубы «Уңышка шөкер» чарасы үткәрде. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Уңышка шөкер» дип исемләнгән чараны берничә төрле максатны күз алдында тотып оештырдык. Аның беренчесе, бакчага утырткан, чәчкән яшелчә, җиләк-җимешләребезнең уңышын җыеп алу бәхетенә ирештергән өчен рәхмәтебезне белдерү. Без яз көне бакчаларыбызга төрледән-төрле яшелчә чәчәбез, бәрәңге утыртабыз. Кырларга, киләчәктә мул икмәк уңышы алу өчен арыш, бодай чәчелә. Яңгырлар, кояшлы аяз көннәр бер-берсен алыштырып тормаса, мул уңыш җыеп ала алмас идек», — ди «Мөслимә» клубы методисты Ләйлә Гыймранова.
«Мин 2011 нче елдан «Ихлас» мәчетенә йөри башладым. Өч ел мәдрәсәдә белем алдым. Гарәп телендә укырга өйрәнеп, Коръән укый алырлык уңышка ирештем. Хәзергесе көндә аена бер тапкыр укырга киләм, үзебезнең авыл мәчетендә атнасына бер тапкыр җыелышабыз, Коръән укыйбыз. Бу чарага үзебезнең ансамбль белән, җыелган мөслимәләребезгә мөнәҗәтләр укып, очрашуны тагы да ямьли төшәр өчен килдек. Билгеле, хәйрия эшенә дә үзебездән өлеш кертәсебез килде», — ди Тәслимә ханым Шәрипова.
«Уңышка шөкер» чарасы тагын бер изге максаттан чыгып оештырылды. «Без бүгенге очрашуыбызны яман шеш авыруы белән интегүчеләргә ярдәм йөзеннән дә оештырдык», — ди Ләйлә ханым.