Биектау һәм Яшел Үзән районнарында экологик иминлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Биектау һәм Яшел Үзән районнарында район башкарма комитетлары вәкилләре һәм табигатьтән файдаланучылар катнашында күчмә киңәшмә узды. Бу хакта Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аны Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Аллахвердеев үткәрде. Киңәшмәдә экологик иминлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты объектларын исәпкә кую, чыгару чыганакларына инвентаризация үткәрү, уңайсыз метеорологик шартларда чаралар планнарын килештерү, гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруга лицензияләр рәсмиләштерү һәм лицензия шартларын үтәү турында сүз барды.