Казан һәм Дербент — тугандаш шәһәрләр булды
Татарстан башкаласы һәм Россиянең иң көньяк шәһәре Дербент тугандаш шәһәр статусын алды. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Дагыстан шәһәре мэры Рөстәмбәк Пирмагомедов язган.
Фото: derbent.ru
Бүген Дербент башлыгы һәм Казан мэры Илсур Метшин Нарын-кала ныгытылган корылмасының тарихи бинасында әлеге килешүгә кул куйды.
«Безнең шәһәрләр халкы арасында уртаклык күп — менталитетта, традицияләрдә, диндә. Гомумән алганда да, Дагыстан һәм Татарстан тугандаш республикалар булып тора», — дип билгеләп үтте Пирмагомедов. Дербент һәм Казан хәзерге Россия территориясендә ислам үсешенең борынгы үзәкләре булып тора, дип өстәде ул.
Фото: derbent.ru
«Бүген без, хезмәттәшлек турында килешүгә кул куеп, үзара бәйләнешне алга таба да ныгыту өчен мөнәсәбәтләребезне документаль рәвештә генә ныгыттык», — дип ассызыклады Дербент мэры.
Upd. (9.37): Килешү төзү — якларның «сәүдә-икътисади, җитештерү, социаль, мәгариф, мәдәни һәм туристик өлкәләрдә тотрыклы һәм озак вакытлы нигездә» мөнәсәбәтләрне үстерүгә кызыксынуын белдерә, дип билгеләп үтелгән Дагыстан шәһәренең сайтында.
- Дербент, мөгаен, Россиядәге хәзерге шәһәрләрнең иң борынгысыдыр. Хәзерге шәһәргә безнең эраның 438 елында фарсылар нигез салган.