Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 99 процентка үтәлгән
Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тулысынча тәмамланырга бер проценттан да кимрәк калган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Капиталь ремонт программасы 99,7 процентка үтәлгән, сезонлы эшләр 99,8 процентка тәмамланган. Шул ук вакытта подрядчылар эшне дәвам иткән 59 йортта башкарылган эш күләме 75 проценттан артып китте, дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
666 йорт тулысынча тәртипкә китерелгән. Аерым алганда, 96 бинада барлыгы 257 лифт алыштырылган, дип төгәллек кертте министр.
15 муниципалитетта соңгы ике атнада тапшырылган 57 күпфатирлы йорт та әзер, дип өстәде Айзатуллин.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 23 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, ремонт эшләре 140 йортта дәвам иткән, аларның 99ында башкарылган эш күләме 90 проценттан артып киткән.