Ульяновск шәһәрендә Сөмбелә бәйрәме узган
6 октябрь көнне Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә Сөмбелә бәйрәме узган. Бу хакта Ульяновск шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге «ВКонтакте» социаль челтәрендә үз сәхифәсендә хәбәр итә.
Керү юлында көзге ярминкә һәм барлык кунаклар өчен самавыр һәм сыйлар белән зур өстәл урнаштырганнар.
Фойеда заманча һәм борынгы китап басмалары, көзге эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышырга, шулай ук мастер-класста катнашырга мөмкин булган.
Театральләштерелгән концерт программасында «Хыял тамчылары» («Капельки мечты») вокаль түгәрәге һәм «Идел» халык бию ансамбле коллективы чыгыш ясаган.
Традицион Уңыш бәйрәмендә Россиянең 69 төбәгеннән «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары җәмгыятенең күчмә утырышы делегатлары катнашкан.