Алабугада юллар һәм тротуарлар ремонтына 80 миллион сум тотылачак
Алабугада тротуарлар салу буенча ремонт-төзелеш эшләре алып барыла. Быел юлларга 60 млн сум акча бүлеп бирелгән, ә тротуарлар белән бу сумма 80 млн сумга якын тәшкил итә. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Яңа тротуар Разведчиклар, Г.Камал, Азин, Т.Гыйззәт, Тугаров урамнарында һәм Нефтьчеләр проспектында салынган инде.
Элегрәк Алабугада быел 4,5 км тротуар һәм 5,5 км юллар төзеләчәк һәм ремонтланачак дип хәбәр ителгән иде.