Яшел Үзәннең Татар Танае авылында яшәүче 13 килограммлы карбыз үстергән
Яшел Үзәннең Татар Танае авылында яшәүче Роза Мирхәйдәрова бакчасында карбыз уңышы мул булган. Бу хакта «Яшел Үзән» яза.
«Бер карбыз 13 кг, күтәреп тә кереп булмый, тәгәрәтеп кенә керттек. Быел бәрәңгене аз гына утырттык, бакча буш булмасын дип, кызык өчен генә карбыз утыртып караган идек һәм менә уңышы сөендерерлек», – дип сөйләде Роза ханымның кызы Гүзәл.
Фото: © Яшел Үзән