Бүген Мәскәүдә Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен күрсәтәләр
Бүген Мәскәүдә Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе була. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкиле вәкиллеге хәбәр итә.
Спектакльне Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең опера студиясе «Видеть музыку» фестивалендә тәкъдим итә.
Яшь башкаручылар Гнесин исемендәге Россия музыка академиясе концерт сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Тамаша 18.00 сәгатьтә башлана.