Әфганстанда җир тетрәү вакытында 2 меңнән артык кеше һәлак булган
Әфганстанның көнбатышында җир тетрәү корбаннары 2 мең кешедән артып киткән. Бу хакта «Рейтер» агентлыгы Табигый бәла-казаларга каршы көрәш министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. РИА Новости шул хакта яза.
«Әфганстанда җир тетрәүдә 2053 кеше һәлак булган, 9240 кеше имгәнгән, 1329 йортка зыян килгән яки җимерелгән», диелгән хәбәрдә.
Элегрәк 1 меңнән артык зыян күрүче турында хәбәр ителгән иде.
Шимбә көнне Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге Әфганстанның көнбатышында 6,4 магнитудалы берничә җир тетрәү турында хәбәр итте.