Казанда «Апас» якташлык җәмгыятенең 30 еллыгы билгеләп үтеләчәк
27 октябрьдә 16.00 сәгатьтә башкаланың Ленин исемендәге мәдәният йортында «Апас» якташлык җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган «Бер күрешү – үзе бер гомер!» кичәсе узачак. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
«Без бит Апас районы» дип, горурланып күрешергә язсын. Апас районы белән бәйләнеше булган һәр кешене матур кичә көтә», диелгән хәбәрдә.