Фәрит Мөхәммәтшин Качалов театр фестивален ачуда катнашты
6 октябрьдә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры сәхнәсендә өченче Качалов театр фестивале Уильям Шекспир пьесасы буенча куелган «Король Лир» спектакле белән ачылды. Тамашачылар арасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хатыны Луиза Акрамовна да бар иде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Качалов театр фестивале 26 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль афишасында – Россиянең танылган театр сәнгате осталары куелышында илнең әйдәп баручы театрларының иң яхшы спектакльләре. «Король Лир» спектаклен Мәскәүнең «Петр Фоменко остаханәсе» театры артистлары уйнады.
Фестивальдә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры сәхнәсендә тамашачыларга Мәскәү театрының «Театр сәнгате студиясе» «Мандат» комедиясен тәкъдим итә. А.С. Пушкин исемендәге Мәскәү драма театры Михаил Булгаков пьесасы буенча «Зойкин фатиры» комедиясен күрсәтә. Белоруссиянең иң борынгы театры – Янка Купала исемендәге милли академия театры Казан сәхнәсендә легендар «Павлинка» комедиясен уйнаячак. Фестиваль Николай Гоголь пьесасы буенча В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры артистлары тарафыннан «Ревизор» комедиясе куелышы белән тәмамлана.
Спектакль башланыр алдыннан фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы депутаты, В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры директоры Александр Славутский сәламләде. «Петр Фоменко остаханәсе» театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Евгений Каменькович, үз чиратында, фестивальне оештыручыларга рәхмәт белдерде, Татарстанда театрларны үстерүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады.
«Король Лир» спектакле тамашачылары арасында шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова бар иде.
Спектакль тәмамлангач сәхнәгә ТР Дәүләт Советы Рәисе исеменнән кәрҗин белән чәчәкләр чыгардылар, диелә хәбәрдә.