Россия энергетика министры Шульгинов ягулык бәяләре төшүен белдерде
Хөкүмәтнең ягулык базарын тотрыкландыру чаралары Россия автомобиль заправкасы станцияләрендә бәяләрнең төшүенә китерде. Бу хакта энергетика министры Николай Шульгинов белдерде. ТАСС шул хакта яза.
«Нәтиҗәләр күренә, бәяләр кимү тенденциясе бар, әмма бу базар тарихы», - диде журналистларга ведомство җитәкчесе.
Элегрәк вице-премьер Александр Новак нефть компанияләренә биржа бәяләренең төшүен ваклап сатыла торган ягулыкта тизрәк чагылдырырга йөкләде. Энергетика министрлыгы мәгълүматлары буенча, 81 төбәктә бәяләр төшү теркәлгән, төренә карап ягулыкның 1 тоннасы 500 сумнан 15 мең сумга кадәр арзанайган.
21 сентябрьдән Министрлар Кабинеты эчке базарны тотрыкландыру өчен бензин һәм дизель экспортын чикләде. Бүген Хөкүмәт белдерүенчә, 1 октябрьдән Россиядә ягулык демпферы торгызылган.
Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин ягулыкка бәяләрне тотрыкландыру өчен кабул ителгән чараларның җитәрлек булмавын әйтте. «Ваклап сатуда бәя күтәрелә. Чаралар кабул ителде, ә бәяләр арта», - диде дәүләт башлыгы.