Татарстанда электр подстанциясендә янгын чыккан
Бүген 9.58 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Яңа Чишмә районы Архангел Бистәсе янындагы чокырда электр подстанциясе бинасы эчендә май януы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, подстанциядә электр тогы бетерелгән, янгын таралу куркынычы юк.
Янгын сүндерүчеләр 11.14 сәгатьтә 20 квадрат метр мәйдандагы ачык янгынны сүндергән.
Зыян күрүчеләр юк. Торак йортлар һәм социаль объектларда электр утын өзү куркынычы юк.
Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.