Рөстәм Миңнеханов эте Акдуска багышланган шигырьне социаль челтәргә куйган
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында алабай эте Акдуска багышланган шигырь куйган.
«АкДус! Безнең дус! Тугры дус! Горур дус! Бик зур үс!
Яхшы сүзләргә рәхмәт! Ай үсәсен көн үсә. Көн үсәсен төн үсә!» – дип язган бишьюллыктан соң республика җитәкчесе.
Искәртик, Татарстан Рәисенә ак төстәге алабайны Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк итте. Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсенә Алабайның фотоларын куеп тора.