Палестинадагы вәкил: Газа секторыннан Россия гражданнарын эвакуацияләү карары әлегә юк
Хәрби хәрәкәтләр булу сәбәпле, Россия гражданнарын Газа секторыннан эвакуацияләү турында конкрет карар әлегә юк, әмма мөрәҗәгатьләр керә башлады. Бу хакта Россиянең Палестинадагы вәкиллегенең матбугат сәркатибе Алия Зарипова сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
«Хәбәрләрне теркәп барабыз, исәпкә алабыз, исемлекләр төзибез. Әлегә эвакуация турында конкрет карарлар юк, чөнки хәрби гамәлләр бара һәм бу әлегә мөмкин түгел», - дип хәбәр итте Зарипова.
Кичә Палестинаның исламистлар хәрәкәте Газа секторыннан ракета һөҗүмнәре ясады, Израиль территориясендә бәрелешләр башланды. Израильнең оборона армиясе җавап итеп гадәттән тыш хәл һәм «Тимер кылычлар» операциясе башлануын игълан итте.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Росавиация Израильдә тотрыксыз хәрби-сәяси вазгыять аркасында Россия аэропортларыннан Израиль аэропортларына төнге очышларны чикләгән, бу махсус карар кабул иткәнче дәвам итәчәк.