Рамил Муллин: Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре районның да, республиканың да төп таянычы
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары!
Бу көзге көндә, таңнан алып кичкә кадәр, ял көнен дә һәм ялларны да белмичә, җирдә хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.
Дөньяда барысы да тиз үзгәрә, ә авыл хуҗалыгы һәрвакыттагыча барыбызга да кирәк. Бу эш аеруча фидакарьлек, җаваплылык таләп итә һәм иң тирән хөрмәткә лаек. Бу - үз җирләрен һәм Ватанын чын күңелдән яраткан көчле рухлы кешеләрнең хезмәте.
Түбән Кама муниципаль районында авыл хуҗалыгы икътисадның тармагы гына түгел, бу - аграр секторда эшләүче күп кенә авыл халкының яшәү рәвеше дә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре районның да, республиканың да төп өмете һәм таянычы булды һәм булачак!
Хезмәтегез, туган җирегезгә сакчыл карашыгыз, сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Барыгызга да чын күңелдән яңа хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим!» – диелгән котлауда.