Балтачта ат ярышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Балтачта ат чабышы сезонын ябу уңаеннан ярышлар үтте. Һәрбер төр ат узышында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Ярышлар ике яшьлекләр, чиста токымлы, ярымтокымлы айгырлар, бияләр һәм гарәп атлары, җирле атлар арасында үткәрелде. Чабышкылар 1200-1800 метр аралыктагы дистанцияләрдә көч сынашты.