Әстерханның «Дуслык» татар милли мәдәни җәмгыяте татар теле укытучыларын җыйган
Әстерханның «Дуслык» татар милли мәдәни җәмгыяте татар теле hәм әдәбиятын укыткан 13 мөгаллимне кунак иткән. Чара «Укытучылар hәм остазлар елы» уңаеннан оештырылган. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда яза.
«Җәмгыять җитәкчесе Әнвәр Алмаев очрашуга килгән hәрбер укытучыны олылап каршы алды. Бәйрәмгә килгән ветеран укытучыларыбыз Заhидә Йосыпалиева (87 яшь), Вәлидә Суфиева , Нурия Салиева үзләренең татар теле һәм әдәбиятын өлкәбездә беренчеләрдән булып ничек укыта башлаганнарын сөйләде.
«Дуслык» җәмгыяте исеменнән барлык укытучыларыбызга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Безнең очрашуыбыз җыр-музыка, блиц-сораулар, мавыктыргыч уеннар белән бергә үрелеп барды», – дип хәбәр итә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Россиянең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы Наилә Есенбаева.
Очрашу барышында ветеран укытучылар бүгенге көн кадагында торган мәсьәләләргә дә тукталган, татар теленең онытыла баруына борчылуларын белдергән. Бүгенге көндә хезмәт куючы укытучыларыбызга акыллы киңәшләрен биргән.
Әнвәр Алмаев укытучыларга өлкәдә татар халкын берләштереп, телебезне, гореф гадәтләрен саклап калуда алып барган эшләренә зур бәя биргән. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланган, диелә хәбәрдә.