Прокуратура Башкортстан баш санитар табибы Анна Казакка экстремист эшчәнлек ярамау турында кисәтү җибәргән
Уфада яшәүчеләр шәһәрдә химик ис килүгә зарлануын тикшерүне сорагач, Роспотребнадзордан "отпискалар" гына килгән. Активист Альберт Рәхмәтуллинның моңа ачуы чыккан һәм ул Анна Казакның Инстаграмда утыруын прокуратурага шикаять иткән.