Лавров: РФ Израиль һәм Палестинаны низагны туктатырга чакыра һәм Көнбатыштан да шуны көтә
Гарәп дәүләтләре лигасы белән Россия Израиль һәм Палестинаны хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатырга чакыра һәм Көнбатыш партнерларыннан да шуны ук көтә. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
«Без теләсә нинди формадагы һәм күренешләрдәге көч куллануны гаеплибез һәм теләсә нинди хәрби хәрәкәтләрне туктату өчен чыгыш ясарга чакырабыз. <...> РФ Көнбатышның Израиль-Палестина конфликтында хәрби гамәлләрне туктатуга өндәячәгенә өметләнә», – диде дипломат Мәскәүдә Гарәп дәүләтләре лигасы генераль секретаре Әхмәт Абульгейт белән сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча.
Лавров шулай ук Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Хөкүмәтенең Израильдә һәм Палестинада күпсанлы ватандашлар булуга борчылуын һәм «аннан барлык теләүчеләрне алып чыгарга» әзер булуларын әйтте. Моңа кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгы Россия кешеләрен Якын Көнчыгыштан эвакуацияләү чаралары эшләнүе турында хәбәр иткән иде.