Казан хореография училищесы диварында Нинель Юлтыевага истәлек тактасы ачылды
Казан хореография училищесы укучылары һәм укытучылары катнашында әлеге уку йорты диварында күренекле балерина һәм педагог Нинель Юлтыева хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды. Мемориаль такта ачылу тантанасын биредәге педагоглар бөек шәхеснең әйләнеп кайтуына тиңләде.
«Безнең Нинель Юлтыеваның арабыздан китеп баруына 10 ел булып килә. Без аның белән хәзер дә көн саен сөйләшәбез, аннан өйрәнәбез, киңәш сорыйбыз, әйткән сүзләрен искә төшерәбез. Йортыбыз фасадында әлеге истәлек тактасы куелуы безнең өчен бик әһәмиятле. Без урамга чыгачакбыз да күңелебездән аның белән сөйләшәчәкбез», – диде истәлек тактасы ачылу тантанасында училище директоры Татьяна Шахнина.
«10 ел эчендә Нинель Даутовна хыялланганның күбесе тормышка ашты. Ул интернат ачылсын өчен бик тырышты һәм инде 7 ел интернат эшли. Ул училище репертуарында татар спектакле булуын тели иде – ул булачак. Безгә мәйданчыклар җитми иде, яңа балет заллары булган бина проекты буенча эш бара», – дип дәвам итте ул.
«Без бүген республиканы данлаган күренекле шәхескә мемориаль такта ачабыз. Нинель Юлтыева 40 елга сузылган педагогик эшчәнлек чорында туган Татарстаныбызны дөньяда таныткан укучыларын әзерләде. Сез дә Казан шәһәренең шушы данлы уку йортында, күренекле шәхес озак еллар җитәкләгән училищеда укуыгызны онытмассыз», – диде тантанага килгән Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
Ул бу инициатива белән чыккан өчен Казан хореография училищесына һәм әлеге инициативаны хуплаган Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәтләрен җиткерде.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры директоры урынбасары Юрий Ларионов Нинель Юлтыеваның театрда баш балетмейстер булуын, театр үсеше өчен керткән өлешен искә алды. «Мин Нинель Юлтыеваның сәнгать өчен эшләгән эшләре алдында баш иям», – диде ул һәм чыгышын татарча «мин сине яратам» дигән сүзләр белән тәмамлады.
Тантанада Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ирина Хәкимова, Татарстанның халык артисты Виталий Бортяков, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, училище педагогы Вера Закамская чыгыш ясады.
«Быелгы ел Нинель Юлтыева исеменә бәйле ел булды. Быел аның әтисе, башкорт классигы, танылган язучы Даут Юлтыйның тууына 130 ел. Әнисенең тууына – 125 ел. Шушы вакыйгаларны түгәрәкли торган аккорд булып мемориаль такта ачылды», – диде Вера Закамская.
Мемориаль такта ачылу тантанасы П.Т.Чайковский музыкасы белән тәмамланды.
- Күренекле балерина һәм педагог, РСФСРның, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Нинель Юлтыева Казан хореография училищесында 1998 – 2014 елларда сәнгать җитәкчесе булып эшләгән.
- Нинель Юлтыева күренекле башкорт совет язучысы Даут Юлтыйның кызы.