Балтач районында энесе абыйсына пычак белән кадаган һәм үзенә инсульт булган
Татарстанның Балтач районында абыйлы-энеле ике ир-атны, кәеф-сафа корып утырганнан соң, хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Узган ялларда Югары Субаш авылында абыйлы-энеле ир-ат арасында, кәеф-сафа корып утырганда, низаг чыккан.
Нәтиҗәдә, 29 яшьлек ир-ат 32 яшьлек абыйсына пычак белән кадаган.
Аларның икесен дә (берсен – пычак ярасы, икенчесен инсульт белән) хастаханәгә озатканнар.