Путинга Әхмәт Кадыров исемендәге орден тапшырдылар
Россия Президенты Владимир Путин Чечняның төп бүләгенә, Әхмәт Кадыров исемендәге орденга лаек булды.
Шул рәвешле Россия лидерын «республика торгызуга бәяләп бетергесез өлеше» һәм «Чечня халкына аның тарихында иң авыр чорында ярдәме» өчен билгеләп үттеләр.
Искәртик, Путинга орден бирү турындагы карарга 2007 елда ук имза куелган иде.
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Баш командующийга тирән рәхмәтләрен белдерде.