Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2023

«Мәйдан» журналының баш мөхәррире итеп Ризидә Гасыймова билгеләнде

0
«Мәйдан» журналының баш мөхәррире итеп Ризидә Гасыймова билгеләнде

«Мәйдан» журналы баш мөхәррире итеп Ризидә Гасыймова билгеләнде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков яңа вазифага билгеләнгән редактор һәм «Мәйдан» журналы алдында торган бурычларны әйтте.

«Мәйдан» журналына билгеләнгән яңа баш мөхәррир татар журналистикасында озак еллар хезмәт куйган билгеле шәхес. Һәрвакыт үсештә булган кешеләргә яңа, тагын да җаваплырак вазифалар билгеләнә. Ризидә Гасыймова, журналист булудан тыш, соңгы елларда татар дөньясындагы әдәби процесста да актив катнаша, язучылар арасында аның дәрәҗәсе югары, шуңа күрә «Мәйдан» журналына аның кандидатурасын раслау карары кабул ителде. Ул татар әдәбиятына зур файда китерерлек шәхес, потенциалы бик көчле», - диде «Татар-информ»га Шамил Садыйков.

Ризидә Гасыймова әйтүенчә, «Мәйдан» журналы 2001 елдан бирле чыга.

«Аның әзер концепциясе, формасы бар. Әйтик, «Казан утлары» журналы белән чагыштырганда, «Мәйдан» әдәбиятка беренче генә адымнарын атлаучылар өчен күбрәк урын бирә, дип уйлыйм мин. Ул каләм тибрәтүчеләрне профессиональлеккә алып килүче журнал. Элеккеге баш мөхәррир Лилия Фәттахова кертеп калдырган «Дустанә шәрех» сәхифәсе, мисал өчен, турыдан-туры шуңа хезмәт итә – без журналда иҗади яшьләрнең әдәби әсәрләрен тәкъдим итәбез. Өлкән язучылар исә яшь иҗатчыларның иҗат җимешләренә бәя бирә», - диде журналның баш мөхәррире Ризидә Гасыймова.

Баш мөхәррир әйтүенә караганда, «Мәйдан»ны профессиональ язучылар да үз итә.» Ноябрь санында, мисал өчен, Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа повесте дөнья күрәчәк. Журналның тагын бер үзенчәлеге – ул күбрәк Кама аръягы районнарында – Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Мөслимдә, Башкортстанда яшәүче иҗатчыларга йөз тота. Катгый территориаль бүленеш юк, ләкин бу барыбер күпмедер дәрәҗәдә сизелә», - диде ул.

«Миңа «Мәйдан»ның бүгенге коллективы бик ошый. Бездә кызыклы шәхесләр эшли. Танылган язучы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина (ул журналның әдәби концепциясе ягыннан төп таянычы), талантлы яшь шагыйрә Гөлназ Нуриева, сайт редакторы Гөлнар Караева, рәссамыбыз Индира Вәлиева. Балалар өчен «Мәйданчык» кушымтасы чыгып килә. Журналда бүген әдәбиятка кына түгел, мәдәнияткә, сәнгатькә, бүгенге тенденцияләргә, яңалыкларга да зур игътибар бирелә, актуаль әңгәмәләр, рәссамнар турында язмалар дөнья күрә. Без киләчәктә дә тормыштан артта калмауны, ягъни актуальлекне максат итеп куябыз», - диде Ризидә Гасыймова.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о работе сервиса «Вместе с культурой»





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт в честь 90-летия Евгения Крылатова




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?


WTA

Свёнтек прошла в полуфинал турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Какой сегодня праздник: 15 мая – Международный день семьи



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России