Казан яшьләре Мәскәүдә татар композиторларының классик әсәрләрен яңгыратты
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Казан һәм Мәскәүнең сәләтле балалары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Багышлау» дип аталган XXI татар хор музыкасы фестивале кысаларында Татар мәдәни үзәгенең зур залы сәхнәсенә Казан һәм Мәскәү иҗат коллективлары чыкты.
Зур концертта Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе опера студиясе солистлары, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укучылары, Казанның 16нчы һәм 9нчы балалар сәнгать мәктәпләренең «Нәүрүз» җыелма хоры катнашты. Бер сәхнәдә Татар мәдәни үзәге артистлары – «Тальян» татар җыры театры солистлары, «Мәдинә» музыка ансамбле һәм «Дуслык» хор капелласы чыгыш ясады.
Алар башкаруында татар композиторларының классик әсәрләреннән өзекләр дә, заманча әсәрләр дә яңгырады.
«Бу концерт кайбер башка чаралардагы кебек Мәскәү белән Казанны, шулай ук төрле буын арасында да бәйләүче звено булып тора. Казан традицион рәвештә Мәскәүгә сәләтле балалар һәм үсмерләр арасыннан иң яхшы вәкилләрне җибәрә, ә монда аларны татар мәдәниятенең җанлы тарихы каршы ала», – диелгән хәбәрдә.