Самарада татар теле дәресләре үткәрелә
Самарада Вәгыйз хәзрәт мәчетенең мәдрәсәсендә пәнҗешәмбе көннәрендә татар теле дәресләре уза. Дәресләр татар телен өйрәнә башлаучылар һәм телне өйрәнүне дәвам итүчеләр өчен уза. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Әлеге татар теле дәресләрендә сөйләм теленә басым ясала. Һәр укучыга карата аерым алым һәм мавыктыргыч ысул кулланыла, диелә хәбәрдә.