Санкт-Петербургта татар теле дәресләре дәвам итә
Санкт-Петербургта татар халкының интеллектуаль кыйммәтләре традицияләрен торгызу Каюм Насыйри институтының Санкт-Петербург мәдәни-мәгариф үзәге эшчәнлегендә мөһим өлеш булып тора. Ә иң мөһиме, дәрестә һәрвакыт татар телендә сөйләшү теләге хөкем сөрә. Бу хакта Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсе Татарлар порталында хәбәр ителә.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин татар теле дәресләренә йөрүчеләрне сәламләде. Яңа уку елының кереш курсы хәзер тәмамлана, аның артыннан Л.Х.Шәяхмәтованың «Татарский язык для начинающих» дәреслеге һәм М.Ю.Кузнецовның «Татарский с нуля» дәреслеге буенча укулар дәвам итәчәк.
Хәзер Россия төбәкләре һәм чит илләр өчен билгеләнгән форматта «Татарча яз» Бөтендөнья диктантына әзерлек бара.